Вакансияләр ярминкәсендә эшсезләргә эшләр тәкъдим ителде
Соңгы хәбәрләр

Вакансияләр ярминкәсендә эшсезләргә эшләр тәкъдим ителде

 «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» да вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Чарада «Мирас»ҖЧҖ, «Авыл хуҗалыгы техникумы " «Арыш» ҖЧҖ катнашты.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: икмәк пешерүче, производство һәм хезмәт биналарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, технолог, склад мөдире, пешекче, төрле эшче, суючы, лаборант, инженер-программист.

Ярминкәгә килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, шулай ук хезмәт законнары, эш белән тәэмин итү турындагы законнар буенча мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультацияләр алдылар.

 


Нет комментариев