Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

ГТО белән бәйле конкурс старт алды

Май башыннан Бөтенроссия #яГоТОв конкурсы старт алды, дип хәбәр итте безгә Әтнә районы урта мәктәбе инструктор - методисты.

Ай дәвамында онлайн-марафонда катнашучылар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының биш база күнегүен үтәп видеога урнаштыра һәм бик яхшы призлар ала алачаклар.

Күнегүләр белән видеороликны үз битендә #яГоТОв, #тренируйсядома, #спортнормажизни һәм үзеңнең 11 билгеле УИН (ГТО комплексында катнашучыларның барысына да бирелә торган уникаль идентификацион номер белән аны рәсми сайтта алырга мөмкин) белән бастырып чыгарырга кирәк. Шулай ук социаль челтәрләрдәге РФ Спорт министрлыгының рәсми төркемнәренә дә язылырга кирәк. Конкурс турында Нигезләмә белән ведомство сайтында танышырга мөмкин.

Бүләкләр арасында портатив аудиоколонкалар, электрон китаплар һәм тагын бик күп кызыклы сюрпризлар бар.

Гомумән алганда, өй шартлары өчен иң туры килә торган биш күнегүне башкарырга һәм видеога язарга кирәк:

– сгибание и разгибание рук в упоре лёжа на полу – 15 раз; 

– поднимание туловища из положения лёжа на спине – 15 раз; 

– наклон вперёд - коснуться пола пальцами рук; 

– приседание – 30 раз; 

– планка – простоять в на локтях 30 секунд. 

Тулырак мәгълүматны Карарда белергә була.

Әтнәлеләр спорттагы уңышлары белән билгеле. Бу юлы да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаслар һәм файдалы нәрсәләрне күңелле итеп тә уздырырлар, дип уйлыйбыз. Уңышлар телибез!

Спорт мәктәбе.

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/стадион-трек-спорт-поле-2740106/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев