ГТО нормалары җиңел яуланды
Мәңгәр мәктәбе укучылары ГТО нормалары тапшырдылар
Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде.
Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора.
Шул уңайдан Әтнә районы мәктәпләрендә укучылар белән сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышабыз. Моның өчен ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) нормативлары тапшырырга киңәш итәбез.
Әтнә районында урнашкан “Ашыт”мәдәният һәм спорт узәге сезне һәр эш көнендә сезне ГТО нормативларын тапшыру өчен кабул итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев