Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Көрәшчеләребезнең чираттагы уңышы

Районыбыз көрәшчеләре кая гына барсалар да уңышлы чыгыш ясап кайталар, Аллага шөкер.

Менә тагын чираттагы уңышларын сезгә дә җиткерәсебез килә.

Арчада 156 яшүсмер  көрәшче арасында  ДОСААФ призына узган көрәш бәйгесеннән  куанып кайтты алар.

Әлеге бәйгедә Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Теләче кебек якын тирә район көрәшчеләре катнашты. Безнең тренер Руслан Сафин җитәкчелегендәге көрәшчеләр икенче, өченче урыннарны алып кайттылар.

60 кглы үлчәүдә 22 көрәшче арасында Яңа Шашы мәктәбеннән Даил Зиннәтуллин - икенче, Көектән Әмир Закиров 28 кглы үлчәүдә  18 кеше арасында - икенче урын, Ранил Җиһаншин 50 кглы үлчәүдә 16 кеше арасында өченче урын яуладылар.

Җиңүчеләр медаль, Диплом, истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Фото спорт мәктәбе альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев