Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Сәламәтлек – яхшы кәеф чыганагы!

Соңгы елларда илебездә спортка, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар артты. Бигрәк тә яшь буынны шушы өлкәгә җәлеп итү буенча күп эшләр башкарыла.

Шуларның берсе – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы (“ГТО”).

ГТО - сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен өстәмә кызыксындыру чарасы.  Барыннан да элек үз өстеңдә эшләү. Иң мөһиме - физкультура белән  шөгыльләнү. Иртән йөгерү, салкын су белән коену, физик күнегүләр ясау көн   буена җитәрлек яхшы энергия һәм уңай  кәеф бүләк итә. 

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы  (“ГТО”)  баскычлары яшьләп бүленгән норматив төрләренең тиешле  сынауларын үтәүдән гыйбарәт. Тестларны уңышлы үткәндә алтын, көмеш, бронза аерымлык билгеләре һәм таныклыклар каралган.

ГТО комплексында аерылып тору билгесе – ул, беренчедән, үзеңнең эчке  халәтеңне камилләштерү булса, икенчедән, аңа ия булучыларга өстенлекләр  дә бирә. Мәсәлән, югары уку йортларына кергәндә алар шәхси казанышлар  буларак исәпкә алына. ГТО билгеләренә ия булган студентлар югары дәүләт  стипендиясен ала, ә  ГТО нормасын тапшырган мәктәп укучыларына БДИ  нәтиҗәләренә өстәмә баллар исәпләнергә мөмкин. Шуңа күрә абитуриентлар  укырга кергәндә, хезмәткә һәм оборонага гына әзерләнеп калмыйча,  сайланган белгечлеккә баллар буенча узу мөмкинлеген дә арттыралар, чөнки  кайчакта 1-2 балл да студентлар исемлеген формалаштыруда мөһим роль  уйный ала. Укырга кергәндә күпме балл өстәләсен һәр уку йорты мөстәкыйль  хәл итә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек очракта югары өстәмә баллга  ГТОның алтын аерымлык билгесен алган чыгарылыш сыйныф укучылары  исәп тота ала. Шулай ук ГТО комплексының яшь категорияләре буенча  бүленә торган баскычларын да күздә тоту мөһим. Шуның өчен югары уку  йортына документларны тапшырганда билгенең укырга керү моментында  яшькә туры килүенә инанырга кирәк.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы  (“ГТО”) 6 яшьтән 70 яшькә һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен каралган 11 яшь 
баскычына бүленә. ГТО комплексы сынаулары шулай итеп билгеләнгән ки,  аларны физик культура белән даими шөгыльләнүче кешеләр дә үти ала. Алар  һәр кешегә кирәк физик сыйфатларны: җитезлекне, тизлекне, чыдамлыкны,  көчне һәм сыгылмалыкны чагылдыра. Анда теләгән һәркем нормативларны 
үти ала. Нәтиҗәләр ГТО АИС базасына кертелә.

Мәктәпләрдә актив рәвештә ГТО нормалары алына башланды. Бу ел  башыннан район мәктәпләренең 122 укучысы ГТО аерымлык билгеләре  белән бүләкләнде. Шуларның 34 е - алтын, 42 се - көмеш һәм 46 сы - бронза. 

 ГТО нормаларын уңай нәтиҗәләргә тапшырып, аерымлык билгеләрен һәм  таныклыкларын алып китмәүчеләрне, ГТО нормаларын тапшыру үзәгендә  көтеп калабыз. 
Сәламәтлек-тиңсез хазинә ул! Сәламәт булыйк, матур яшик!

Белешмәләр өчен телефон номеры: 2-10-21
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев