Татарстанда «Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе» республика онлайн - акциясендә җиңүчеләрне ачыкладылар
Җиңүчеләр арасында Әтнәләр дә бар.
Оештыручы булып Татарстан Республикасының «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы. Акция Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турындагы истәлекне саклауга юнәлдерелгән видеороликлар конкурсы рәвешендә уздырылды
Катнашучыларга үзләренең туганнары – хәрби вакыйгаларда катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре турында сөйләргә тәкъдим ителде.
Республика этабына һәр районнан иң яхшы бер видеоролик кабул ителде. Конкурстагы жюри муниципаль районнарның финалга үткән барлык 12 командасын бүләкләү турында Карар кабул итте.
Республика этабында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм «ГТО» ВФСК сувенир продукциясе алачак.
Әтнә районыннан җиңүчеләр – Галиева Әдилә, Галиев Әмир.
Акцияне уздыру яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм гаиләләр арасында ГТО комплексын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев