Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Җавап тотарга туры киләчәк

Россиягә чит илләрдән килүче мигрантлар, еш кына, биредә туганнары яки таныш-белешләре булмау сәбәпле, тору урыны буенча теркәлү узганда кыенлыклар кичерә.

Эш табылмый, мигрантларны рәсми рәвештә эш белән тәэмин итүче компанияне табуы да кыенрак. Кайбер затлар аларның шундый авыр хәлен үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга әзер торалар да инде.

Күрәләтә ялганга баруның нәтиҗәләре хакында гына уйлап бетермиләр. Чөнки бу очракта мигрант еш кына бер урында теркәлеп, икенче урында яшәргә мәҗбүр була. Бу исә Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 322.2 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тарту белән яный. Әлеге җинаять өчен 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр яисә гражданның өч ел эчендә башка кереме күләмендә штраф, яки билгеле бер вазыйфаларны биләүдән азат ителгән хәлдә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр яки өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Әтнә район җәмәгать суды тарафыннан ел дәвамында мондый җинаятьләр буенча өч эш каралган, аларның берсе туктатылган, калган икесе буенча гаепләү карары чыгарылган.

Район суды матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев