Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Штраф һәм мәҗбүри хезмәт каралган

Әгәр дә суд карары буенча, машина йөртүче хокукыннан мәхрүм ителсә, таныклыгын ЮХИДИгә тапшырырга тиеш.

Моңа өч көн вакыт бирелә, суд карары, ул машина йөртү таныклыгын тапшырган көннән соң гына гамәлгә кереп, срогы кими башлаячак. Кайберәүләр транспортта йөрүләрен дәвам итеп, бу күңелсез мизгелне сузалар гына.

Дәүләт юл инспекторлары туктатканнан соң, мәгъ - лүмат базасы аша машина йөртүченең таныклыгы вакытында ЮХИДИгә тапшырылмаганлык беленсә, протокол төзеләчәк һәм машинасы штраф-стоянкага озатылачак.

2022 елның 25 июленнән Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.7 маддәсе, 4 өлеше буенча, руль артына кабат машина йөртү таныклыксыз утыручы административ җаваплылыкка тартыла. Әгәр бу маддә буенча административ җаваплылыкка тартылучы кабат рульгә у тыр са, аңа инде РФ Җинаятьләр кодексының 264.3 маддәсе буенча иректән мәхрүм итүгә кадәр җинаять җаваплылыгы карала.

2022 елның 25 июленнән Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенә 4нче өлеш өстәлде. Аның нигезендә, әлеге маддәнең 2 өлешендә каралганча, ягъни, машина йөртүче кабат таныклыксыз килеш эләксә, әгәр монда җинаять җаваплылыгы сыйфатлары булмаса, 50000-100000 кадәр административ штраф яки 150-200 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев