Әтнә театры Мәскәүгә җыена
Театр сәнгате

Әтнә театры Мәскәүгә җыена

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры агымдагы елның 20-21 март көннәрендә Мәскәү тамашачысына үзенең спектакльләрен тәкъдим итә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел коллектив биредә театр тамашачысына ике спектаклен тәкъ­­дим итә. Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” һәм Аяз Гыйлаҗевнең “Кар астында кайнар чишмә” спектакльләрен. Театр коллективы спектакльләрен Зуев исемендәге мәдәният сараенда уйнаячак.


Нет комментариев