Әтнә театрында – премьера
Коллектив Галиәсгар Камал әсәре буенча сәхнәләштергән “Бәхетсез егет” драмасын чыгарды.
Татар дөньясында зур урын тоткан, татар драматургиясенә нигез салган Галиәсгар Камалны кем генә белми икән? Әлеге исемне ишетү белән күпләрнең мәктәп елларыннан таныш “Беренче театр” пьесасы искә төшәдер. Хәер, аның кайсы әсәрен генә алсаң да, уйланырга мәҗбүр итә.
Галиәсгар Камал “Бәхетсез егет” пьесасын егерменче гасыр башында язган булса да, андагы кайбер фикерләр бүген дә заманча яңгырый. Спектакльдә яшь буын проблемасы, аның язмышы үзәк урында тора. Бер якта – укып белем алуны кайгырткан, мәгънәле хезмәткә хәзерләнгән, шул чорның җитди мәсьәләләре турында уйланган яшьләр – яңа карашлы Уфа бае Сәгыйтьнең (Зиннур Һадиев) балалары Әхмәт (Илназ Шакирҗанов) һәм Гайшә (Сиренә Хисмәтуллина) Сабитовлар. Аларга капма-каршы – бөтен яшәешен азгынлыкка багышлаган, җәмгыятькә файдалы эштән бөтенләй читләшкән Закир (Айзат Хәйруллин) образы.
Аның әтисе Кәрим бай (Айдар Вәлиев) – кибетче булып эшләп, байлык туплаган кеше. Сәүдә итүдән башка аны берни дә кызыксындырмый. Хатыны Җәмилә (Рәзинә Заһидуллина) кием-салым, кеше сүзе турында гына кайгырта, бала тәрбияләүгә артык игътибар бирми.
Кеше укыта дип, улларын укырга бирсәләр дә, укуның мәгънәсен, белемнең кирәклеген аңламыйлар.
Әнә шундый кешеләр кулында тәрбияләнгән Закир, тормышта зур максатлары булмау нәтиҗәсендә, җиңел юл белән китә. Бу юл кая илтә, әхлаксыз тормышның азагы нинди була, киләчәге бармы? Спектакль бу сорауларга ачык җавап бирә, шул юлга илткән әлеге сәбәпләр турында һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.
Спектакль барышында тамаша залында тынлык хөкем сөрде. Тамашачы бүгенге көндә дә актуаль булган – ата-ана белән бала мөнәсәбәтләре, тәртипсез тормышның фаҗигагә илтүен күрде.
Әтнә... Тунис, Чили, Бразилия
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры «Гроза» спектаклен Мәскәүдә узачак «ГИТИС-фест» Халыкара фестивалендә күрсәтәчәк. 5-30 апрельдә Мәскәүдә Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия Театр эшлеклеләре берлеге һәм ГИТИСның уртак проекты «Твой шанс|ГИТИС-фест» Халыкара студентлар спектакльләре фестивале уза. Әлеге фестивальдә катнашу өчен Әтнә театры да чакыру ала. «Безнең өчен көтелмәгән яңалык булды бу», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин. Әйдәп баручы театр мәктәпләрен берләштергән масштаблы форумда Россия югары уку йортларының 20 постановкасы (10 — Мәскәүнеке, 10 — төбәкнеке), шулай ук Халыкара кунакларның спектакльләре катнаша. Фестивальнең халыкара программасы 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, анда Тунис, Чили, Бразилия һәм башка илләрдән театрлар катнаша. Смотр программасында — ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлаган (Евгений Каменькович остаханәсе) Анастасия Кудиярова куелышындагы «Гроза» спектаклен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 20 апрельдә күрсәтәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядән әлеге фестивальдә Әтнә театры белән Улан-Удэ театры гына катнаша.
Чит илләрдән килгән театр коллективлары арасында Әтнә театрының да булуы үзе бер могҗиза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев