Әтнәләр уңышы: фестиваль финалында мәңгәрләр дә бар
Олы Мәңгәр халык театры чираттагы уңышка иреште.
Республикабызда Туфан Миңнуллин исемендәге “Заман кыңгыравы” дигән яңа театр фестивале барлыкка килде. Дөреслектә, Бөтенроссия фестивале бу. Моңа быелгы фестивальдә катнашучылар исемлеген күргәч үк инанасың. Әмма тагын да гаҗәбрәге башкада – анда барысы да “Дәүләт театры” исемен йөртәләр һәм араларында бары бер Олы Мәңгәр халык театры бар.
Әлбәттә, Татарстаныбызның Галиәсгар Камал, Мари Иле, Башкорт, Каракалпак, Оренбург дәүләт театрлары белән бер сафка басу – зур уңыш. Бәхәссез, Олы Мәңгәр авыл җирлеге соңгы елларда мәдәният өлкәсендә дә, хезмәттә дә алдынгылык үрләрен яулады. Афәрин!
Халык театры да шул биеклектә булуын тагын бер раслады. Бу уңышлары хакында режиссер Рафис Сәләхетдиновтан сораштык.
- Фестивальнең йомгаклау өлеше 13-18 октябрь көннәрендә уза, диде ул.
Башта кулларына шушы фестиваль заявкасы килеп керә. Кызыксыну гына булып калыр иде дә, бәлки, аның Туфан Миңнуллин исемен йөртүен дә күргәч, катнашып карарга булалар. Әлбәттә, фестивальгә драматургның “Нәзер” спектаклен сәхнәләштерәләр. Кирәк бит, күп еллар буе катнашып та әллә ни зур уңышка ирешә алмаучыларны да гаҗәпләндереп, Олы Мәңгәр халык театры финалга уза.
Инде анда да уңышлар юлдаш булып, тамашачыларын һәм газета укучыларны сөендерергә язсын. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев