Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Гафур Каюмовның кызы Ләйсән: «Әтинең җанында төер иде. Аннары кичерде. Тынычланды»

Ләйсән Каюмова — Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. Фаҗигале вафат булган танылган драматург, режиссер һәм артист Гафур Каюмовның бердәнбер кызы.

Ләйсән Түбән Камада үскән, Казан мәдәният институтында Марсель Сәлимҗанов курсында укыган. Хәзерге вакытта Казан белән Әтнәдә яши. 

Ләйсән белән сүз нигездә Гафур Каюмов турында барды, театр турында сүзләр дә әтисенә һәм аның фажигале үлеменә килеп тоташты.

Ләйсән, Гафур гел камера театры ачам дип хыялланып йөрде. Ул соңгы елларында бу уеннан кайтып, тынычланып беткән идеме?

Әлбәттә инде. Бу аның бик зур үкенече булып калды. Ул янып-көеп камера театры ачам дип йөргәндә татарның андый спектакльләре дә юк иде. Соңгы елларда өмете өзелде. «Бу театр татарга кирәк булмаячак. Мин инде тынычландым», — диде. Идеясеннән кире кайткан иде инде. Әмма бу аны сындырды да. Ул сүнде. Үз дөньясына китте. Авылына кайтып, ябылып яши башлады. Ул холкы белән ялгыз бүре иде бит. Бер мосафир булды. Театр, тормышка карашы, гаиләгә мөнәсәбәте буенча да… Гомере буе шундый булды. Псевдонимы да мосафир иде

Беренче чиратта үзен кем дип саный иде — драматургмы, режиссермы?

Режиссер… Юк, юк, алай дип булмый… Бу дөрес җавап түгел. Ул үзен фәлсәфәче дип саный иде. Философ бит ул синтез — драматург та, артист та, режиссер да. Ул бер организм. Аерып әйтеп булмый. 

Философка фикердәшләр дә кирәк булгандыр? Кем иде фикердәшләре?

Фикер алышып яшәде дип бер генә кешене аерып әйтеп булмый. Ул китаплар белән аралаша иде. Ул Аллаһка, бөек көчкә ышанып яшәде. 

Син аның кызы булуга өстәп, фикердәше була алдыңмы?

Әлбәттә, мин аның фикердәше идем. Мин әтинең дусты идем. Юк, алай дөрес түгелдер, әти минем дустым иде. Мин — әти кызы. Әтинең шулай китеп баруы минем өчен зур югалту булды… Тирән фаҗига булды… Әти киткәч, мин бик нык үзгәрдем. Без әти-әни барында барыбер бала булып калабыз. Минем хәзер бер канатым сынды. Хәзер бик авыр.

Ә сез нәрсә турында сөйләшә идегез?

Сәнгать турында. Аллаһы Тәгаләгә ышану турында. 

«Вәгазьләр» укый идеме?

Әлбәттә инде. Килешмәгән вакытларым да була иде. Хәзер инде әти булса, ни әйтер иде икән дип уйландыра. Нинди киңәш бирер иде икән дигән вакытлар көн саен була. Чөнки үз юлыннан ялгыз барган кешегә бик авыр. 

Соңгы елларда пьесалары куелмавына борчылдымы?

Башта бик борчылды. Ул борчылу эчтә яши бит. Аңа бик авыр иде. Нечкә күңелле кеше бит ул. Җанында төер булып торды инде. Аннары кичерде. Кемнәргәдер үпкәләп ятып булмый бит инде. Хәзер кемгә кем кирәк? Кешеләрне дә гафу итте. Тынычланды. Авылда яшәүдән, бакча үстерүдән, Арча мәдәният йортында эшләүдән рәхәтлек тапты.

Әтием бик олы җанлы кеше иде. Безнең бакчадагы һәр агачны ул утырткан. Ул шуларны яратып яшәде. Тормышны, яшәешне яратып яшәгән кеше шулай китеп барсын әле. Бер мизгелдә… йөгереп йөргән кеше… Әти вафатына ике елдан артык вакыт узды.

Йорты ни хәлдә? Авылга кайткалап йөрисезме?

Ул бит безнең нәсел йорты. Шул ихатага әти яңа йорт салды. Әти бит ул йортны ни өчендер салган. Мин ул йортны югалтмаска кирәк дигән фикергә килдем. Күршеләр: «Бу шәһәр кызы йортны сатып җибәрер инде», — дигәннәр. Әти исән вакытта хәзерге кебек еш кайтып йөрми идем. Хәзер без җәйләрен гел авылда. Быел Яңа елны да авылда каршы алдык: әни, мин һәм Йосыф бергә кайттык. Хәзер әниемә бик рәхмәтлемен. Ул мине үз канаты астына алды: мин Әтнәдә эшләгәч, Казанда улымны карап тора. Нәсел йортын саклау уемны да ул күтәреп алды. Минем улым үсеп килә. Ул — Каюмов.

Бакчага бәрәңге дә утыртасызмы?

Ике ел утырттык инде. Быел да утыртабыз. Миңа анда бик ошый. Бик матур яклар бит ул. Андагы хозурлык! Мин роль белән эшләргә табигатькә чыгып китәм. Безнең авыл бит мари урманнары янында. 

Йосыф Казанда укыймы?

Әйе. Ул 2нче татар гимназиясендә укый. Чөнки минем улым русча сөйләшә. Татарча сөйләшсен өчен мин аны татар гимназиясенә бирдем. Хәзер бит авылларда да русча укыталар. Балалар гимназиядә бер-берсе белән русча сөйләшә. Дәрестә аз гына булса да татарча сөйләшсен өчен мин аны безнең шушы легендар гимназиядә укытам. 

Улың бабасына охшаганмы?

Охшаган яклары бар. Улым бик якты кеше. Нечкә күңеллелеге белән әтигә охшаган. Әти кебек музыка ярата. Музыка укый, биергә ярата. «Үскәч артист булам», — ди. 

Ләйсән, әти-әниеңнең бергә яшәмәвенә үпкәң бар идеме?

Юк инде, нинди үпкә булсын! Әти сәнгать кешесе, «волк-одиночка», әни сәнгать кешесе түгел. Хәзер минем янда яши башлагач, сәнгать кешесе булып бетте инде. Алар аерылышканда миңа биш яшь иде. Башта Түбән Камада әни белән яшәдем, унбиш яшемдә Казанга әти янына килдем. Минем аларның дус булып яшәүләренә рәхмәтем зур. Киңәшләшеп яшәделәр. 

Гомерем буе әтинең кечкенә кызы булдым. Ул үлеп киткәч кинәт олыгайдым. Якыннарын югалткач, башкалар да шулайдыр инде. 

«Татар кешесе татар театрында уйнарга тиеш» 
Ләйсән, син театр юлын сайлагач, әтиең нинди киңәш бирде? 

Артистларның күбесе балаларының театрда эшләвен теләми. Чөнки бу бик авыр йөк. Әти миңа «бар», диде. Ул миңа беркайчан да катгый рәвештә тыюлар куймады. «Кызым, син нинди юлны сайласаң да, мин синең белән», - дия иде. Казан театр училищесына бер ел укыдым да, Казан Мәдәният институтына Марсель Сәлимҗанов курсына күчтем.

Син Казан театрларында да эшләдең кебек?

Кариев театрында эшләп алдым. Аннары Чаллыга — «Мастеровые» театрына чакырдылар. Анда рус театрында биш ел эшләдем. Бу минем өчен эксперимент иде, үземне сынау иде. Рус театрында эшләү өчен сәхнә теле буенча дәресләр дә алдым. 

Әмма барыбер Казанга әйләнеп кайткансың.

Чаллыда вакытта шәхси тормышым барлыкка килде. Кияүгә чыгып, Казанга кайттым. Чаллыда театрдан китүемнең сәбәбе шул инде. 

Кызлар әтиләренә охшаган ир кешене сайлый, диләр. Ирең әтиеңә охшаган идеме?

Ул вакытта охшаган кебек күренгәндер, бәлки. Хәзер «юк» дип әйтә алам. Яратканда охшатасың инде ул. 

Казанга кайткач, театрларда урыннар булмадымы?

Бераз Казан ТЮЗында эшләп алдым. Тормыш иптәшем рәссам булгач, аның белән күргәзмәләргә йөри башладым. Ләкин театр кешесен театр үзенә тарта инде ул. Театрга кайтасым килә иде. Көннәрдән бер көнне миңа «Мулла» фильмын төшерәбез дип «Татаркино”дан шалтыраттылар. Анда кечкенә генә бер эпизодик роль уйнадым. Бәлки, анда мине истә дә калдырмаганнардыр. Белгәнегезчә, фильмны Рамил Фазлыев төшергән иде. Шунда төшкәндә ул мине Әтнә театрына чакырды: «Ләйсән, бәлки эшләп карарсың?» - диде. Мин Әтнә театрына кайттым. Беренче спектаклем «Туган-туфрак» иде. Шулай эшли башладым.

Әтиең синең рус театрында эшләвеңә бигүк риза түгел иде кебек. «Татар артистына татар театрында урын булмау аяныч», - дигәнрәк сүзләрен хәтерлим.

Мин кайда чакыралар — шунда эшлим. Кемнәргәдер тәкәббер, һавалы булып күренсәм дә, тормышта мин бик тыйнак кеше. «Мине алыгыз әле, миңа карагыз әле», - дип үземне күрсәтеп, ялынып-сорап йөрергә яратмыйм. Мөмкинлек чыгып чакыралар икән — барам. Әмма үземне үзем тәкъдим итмим. Рус театрына чакырдылар — бардым.

Ә инде татар театры белән рус театры темасына кайтканда, әлбәттә инде, татар кешесе татар театрында уйнарга тиеш. Миңа 10 яшьләр булганда әти миңа хат язган булган. Мин ул хатны аның папкаларыннан таптым. Анда шундый сүзләр бар: «Кызым, әгәр дә син бу милләт кешесе булып дөньяга яратылгансың икән, бу юкка түгел. Син бу җирдә — Татарстанда тугансың икән — бу да юкка гына түгел». Мин хәзер әтинең шул фикере белән яшим. Шул юл белән барам. Әтинең бу сүзләре миңа тирән йогынты ясады. Әтнәгә кайтуым да юкка булмагандыр.

Әтнә ягы — әтиең ягы дисеңме?

Әйе. Әтнә белән Арча бер инде ул. Тукайны бүлешеп ятуларын да аңламыйм. Чыганакларым шуннан булгач, мине дә Арча ягы тарткандыр. Әти бит шушы авыл кешеләрен яратып яшәде. Мин Әтнәгә кадәр гомердә авылда тормасам да, авыл кешеләрен аңлый башладым. Аларның күңелләре чиста. Ниндидер самимилек бар. Шәһәр кешесендә булмаган хисләр бар. Мин аларга әти күзлегеннән карап, аның мөнәсәбәте белән яши башладым. 

Әтнә театры да әтиең ягы буларак кадерлеме?

Авыл җирендәге театрны да кемдер күтәрергә тиеш бит. Актерлык курсларында ел саен ничәме-ничә артист чыга. Һәр артист та кала театрында эшли алмый. Авыл театрына да артистлар кирәк. 

Син Әтнә театрында күптәнме?

Дүртенче ел. Әтинең миңа алдарак та: «Әтнәдә дәүләт театры ачылды, кайтып эшләмисеңме, кызым», - дигәне булды. Ул вакытта мин: «И син нәрсә инде, әти, Әтнәгә кайтып эшләмим инде», - дигән идем. Ләкин ике елдан соң барыбер кайттым. Ә тагын бер елдан әти китеп барды. Бу юктан гына түгел дип уйлыйм. 

«Син артист бит, чукын», - диделәр. Мин баш тарттым»

Ләйсән, син шигырьләр язмыйсыңмы?

Элек яза идем. Ләкин аларны беркемгә дә укыганым юк. Кайбер кешеләрнең үзенә карата тәнкыйте юк, яки булса да, бик түбән дәрәҗәдә. Миңа бу бик сәер тоела. Бу кеше язганын чыннан да яхшы дип уйлыймы икән дип аптырыйсың. Бәлки, киләчәктә язармын. Бәлки, артист кына булмам. Анысын күз күрер. Хәзерге вакытта мин күпме белем алсам да, аз кебек. Мине шул туктата. 

Үз-үзеңә ышану җитмиме? 

Артист - ул үзенә иң ышанган профессия. Мин теләсә нинди рольне уйный алачагыма ышанам. Актерлык осталыгыма бәя бирә алам. Ә башка яктан — юк.

Артистка акыллы булу ни дәрәҗәдә кирәк дип саныйсың? 

Иң беренче чиратта. Фикер йөртә белү сәләте кирәк.

Әмма бу сыйфат артистларда югары дәрәҗәдә димәс идем.

Югары дәрәҗәдә түгел. Кайбер артистларда бөтенләй юк ул. Ә заманча артистка беренче чиратта фикер йөртә белү, нәрсә уйнаганыңны аңлап уйнау кирәк. Бүгенге заман актеры уйлый белгән кеше булырга тиеш.

Ә күп уйлау сәхнәдә комачауламыймы?

Сәхнәдә комачауламый. Тормышта комачаулыйдыр. Шәхси тормышта да комачауларга мөмкин. Мин хатын-кыз, мин күндәм булырга тиеш, алай булырга тиеш, болай булырга тиеш дип үсмәдем. Әти мине кешелекле булырга өйрәтте. Ул кешегә соңгы күлмәген салып бирә торган кеше иде. Һәрбер кешегә булышып яшәде ул: авыл кешесеме, урамда очраган алкашмы, дәрәҗәлеме — барысын да аңларга тырышты. Мин хәзер аныңча яшим. 

Бу юлны дөрес дип саныйсыңмы?

Дөрес. Хәзер бит кеше кешегә ярдәм итми. Кеше кешене аңламый да. Хәлеңнән килгән кадәр кешегә булыша аласың икән — булышырга кирәк. Кеше гомере — ул бер мизгел. Үтә дә китә. Үз гомереңдә яхшылыклар эшләп калдырырга кирәк. 

Ә сиңа булыштылармы?

Булыштылар. Хәзерге коллективым бик булышты. Әтнә театрына эшкә килгәндә әле мин бүтән кеше идем. Карашларым бүтән иде. Театр үзгәртте. Театр кешеләренә дә бүтәнчә карый идем. Бәлки, өстән караганмындыр. Хәзер бүтәнчә карыйм.

Коллективны яраттыңмы?

Әйе. Башта миңа бик авыр булды. Аңлашылмаучылыклар да килеп чыкты. Мин бирешә торган кеше түгел. Бу минем өчен сынау иде. Хәзерге вакытта Әтнә театры минем гаиләм дип әйтә алам. Мин ул кешеләрне шул хәтле яратам. Бәлки бу бик пафослы сүзләрдер, ләкин, минемчә, ул кешеләр мине беркайчан да ташлап калдырмаячаклар. Мин шулай дип уйлыйм инде. Бәлки, бу беркатлылыктыр.

Син аннан китеп тә алдың түгелме?

Әйе. Китеп алдым. Мин биредә эшли аласымны эшләп бетермәгәнмен әле дигән фикер белән кире кайттым. 

Ә китү сәбәбе? Конфликт-фәләнме?

Конфликт түгел, дөресрәге, минем эчке конфликтларым. Депрессия иде. Әти үлгәч, бер ел-ел ярым мин моны кабул итә алмадым. Ул бит авырып яткан кеше түгел. Йөгереп йөргән кеше шулай булсын әле. Бу бит бик трагик үлем. Егылып төшеп, сөңге кадалсын әле… сөйләргә дә куркыныч бит. Театр миңа таяныч булды. Алар ярдәме белән үземне кулга ала алдым. 

Тормышта бернәрсә дә юктан гына түгел. Әтнәгә кайту да юктан түгел. Уйланам: йөз елдан соң дә Әтнә театры шушы юлын дәвам итәрме икән? Безне белерләрме? Вакытлар узгач, «Театрда шушы артистлар эшләгән бит», - дип фотоларга карап сөйләрләрме? Коллегаларга да шушы сорауларны биргәнем бар. Мин идея өчен эшлим. Мин актриса дигән амбицияләр белән эшләмим. Авыл театрын күтәрү өчен эшлим. Болай гына артист булып эшләп йөрү - бушлык ул. Үз юлыңнан ниндидер идея белән узарга кирәк. Минемчә, коллегаларым да шул идея белән яши һәм бу миңа бик ошый. Бездә бик күп яшь артистлар бар. Алар минем фикердәшләрем. Без әле дәүләт статусындагы Әтнә театры тарихының башында гына. Без бу театрның тарихына кереп кала алырбызмы? Бу шаярып бирелгән сораулар булса да, аларда хаклык та бар. Иҗат бушлыкка китергә тиеш түгел. 

Театрның юлыннан, эшләреннән канәгатьме син? Үз фикерләреңне җиткерергә тырышып бәхәсләшәсеңме?

Әлбәттә, бәхәсләшәм. Минемчә, татар театрларында зыялы, белемле авыл татар яшьләре турында әсәрләр җитми. Шәһәр яшьләре, аларның мәхәббәте турында пьесалар күп. Ул кызык түгел. Заманча Урал драматургиясе хәзер авылны күздә тотып яза башлады. Анда «чернушный» пьесалар да күп инде. Әмма юнәлеше кызыклы. Татар пьесалары күпертеп языла. Чынбарлык юк. 

Үзеңнең язып карыйсың килмиме? 

Үз-үземә ышаныч җитенкерәми. Әтиемнең китеп баруы иртә булды, ярдәм иткән булыр иде. 

Татар сәхнәсендә татар артистына нәрсәләр эшләргә ярамый? Син ни дәрәҗәдә кыю бу мәсьәләдә? Гадиләштереп, ни дәрәҗәдә чишенә аласың диик инде?

Мин сәхнәдә нәрсә кирәк — шуны эшли алам. Әмма гомумкагыйдәләр бар. Әхлак бар. Татарның күз карашы бар. Әти язган хатка әйләнеп кайтсак, мин юктан гына татар кызы булып тумаганмын бит инде. Ә иҗат кешесе буларак, татарлыкны читкә алып куйсак, минем карашым киң — режиссер кушканның барысын да эшли алам. Чөнки профессиям шул. Мин — пластилин. Мин - рәссамның буявы. «Юк, мин моны эшләмим», - дип әйтә алмыйм… Хәер, бер әйткәнмен икән. Бер шундый хәл булган иде: «Мастеровые”да уйнаганда режиссёр: «Крестись», - ди. «Нет, я ни за что не буду», - дидем. Шушы бер момент булды. Мин баш тарттым. «Син артист бит, чукын», - диделәр инде. Әмма һәр кешенең үз принциплары була. Артист та кеше бит.

Чагыштырып карасак, рус һәм татар театрында эшләүче артистлар ни дәрәҗәдә аерыла? Кемгә нәрсә ярый да, нәрсә ярамый?

Рус театрында бөтенесе дә ярый дип әйтик инде. Татар театрында рухи принциплар бар. Хәзерге вакытта мин дә шул принциплар буенча яшим. Чишенүне алсак, хәзер вакытта ул минем өчен кабул ителми. 

Ни өчен?

Татарның рухи принциплары буенча.

Матур гәүдәңне горурланып күрсәтү теләге юкмыни?

Катгый каршы дигән сүзем юк инде. Әмма бит тәрбиям бар. Улым, әнием, туганнарым бар. Әтиемнең фамилиясе һәм исеме бар. Шуңа күрә мин мондый нәрсәгә барырга тиеш түгел дигән каршылык бар. Мин үзем: «Моны ярамый, тегене ярамый», - дигән ханжа түгел. «Болай эшләгән кешегә помидор ыргытырга кирәк», - дигән әйбер дә юк. «Алтын битлек» фестиваленә баргач, Санкт-Петербург театрларының берсенең спектаклен карадык. Кызлар рәхәтләнеп чишенеп уйный. Мин аларга сокланып карап утырдым. Бик матур. Ләкин бу татарлар өчен түгел. Аны бүтән халыклар эшли ала. Аларның эчке халәте бүтән. Мин татар кызы — моны эшләргә тиеш түгел. Ошаса да эшләргә тиеш түгел.  

«Әтинең куелмаган һәм басылмаган пьесалары бар»
Ләйсән, әтиеңнең бөтен архивлары синдәме?

Әйе. Авылда саклана. 

Аның бөтенләй куелмаган пьесалары бармы?

Бар.

Басылмаганнары дамы?

Басылмаганнары да бар. 

Аларны китап итеп әзерләмисеңме?

Әзерлим мин аны. Әти пьесаларын русчага да тәрҗемә иттергән булган, бастырып чыгарырга җыенган. Беренче планда шуны бастырып чыгару. Ә теге бастырылмаган пьесалар… Ул заманда скандаллы пьесалар иде инде алар. Шуңа күрә җыентыкка да кермәгән. 

Ә нәрсәсе скандаллы?

Артист тормышы инде анда. Карарбыз, бәлки, дөнья күрер. Миннән генә тормый. 

Сузма инде, Ләйсән, нәшриятка җыеп биреп кара. Синнән башка кем эшләсен инде аны. 

Анысы шулай инде. Мин язучылар берлегенә тәкъдим итеп карадым. Ләкин китап чыгарырга акча кирәк бит инде. 

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әниең ягыннан сезнең туганыгыз бит, әйеме?

Әйе. Ул әнинең икетуган абыйсы. 

Гафурның ничә китабы бар иде?

Ике. «Упкын өстендә уен» һәм «Ул» дип атала. Аннары әтинең беркайда да чыкмаган шигырьләре бар. Ул аларны үзе өчен генә язган.

Шигырьләр язуын белми идем.  

«Сагынырсың әле син дә бер» дигән җырын Салават җырлады. Әтинең андый исемдәге пьесасы да бар. Аның шигырьләре ак шигырь диик инде. Укыйммы?

ххх

Уйный блюз…

Ялгызлыкны 

Күзаллау да мөмкин түгел…

Күбәләктәй ак кар…

Тәрәзәдән тышта…

Өйдә түгел.

Иртәгә дә шул ук, мөгаен…

Үзгәрешләр теләп 

сулгый күңел

Йөрәк ярсып кына

Дөньяны 

үзгәртерлек түгел.

ххх

Әле генә яңгыр иде, 

Хәзер инде ак кар ява…

Әле генә яшьлек иде

Хәзер кайда… дәшеп кара…

ххх

Инде хәзер ак кар ява,

Яшьлек якта эзләр кала.

Ураламын бураннарга,

Ул да эзне күмеп бара,

Эх, кайтсам иде кире!

Кая ул!..

ххх

Әле генә яшьлек иде,

Картлык димим… нидер килде…

Көз дә түгел, нидер көйде…

Еламыйм да, көлмимен дә,

Ничек яшим — белмимен дә…

ххх

Хәзер кайда — дәшеп кара.

Үткәнемне язмыш буыннарга 

өләшеп бара…

Кызым үсә.

Яшьлегемнең ал хыялы аның 

өлешенә кала…

Инде хәзер ак кар ява.

Гафур Каюмов. 1991

 

Ностальгия

Әллә сагыш…

Әллә ностальгия…

Барыбер…

Сүздә мени хикмәт?

Күңел тулган…

Ә бүлмә буш. 

Стенасы калын. 

Әй! Тәү сөйгән ярым!

Әй! Туганнарым!

Әй! Әй! Әй!

Күңел дәшә…

Тавышы юк…

Тынсыз тавышымны ишетергә…

Бер юләр юк.

Гафур Каюмов. 1990 ел, көз.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/culture/28-01-2021/gafur-kayumovny-kyzy-l-ys-n-tine-anynda-t-er-ide-annary-kicherde-tynychlandy-5802111

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев