Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Театр сәнгате

Күәм урта мәктәбе укучылары «Әти кадере» спектаклен күрсәтте

Күәм мәктәбенең туган (татар) теле укытучысы Алия Садриева җитәкләгән «Хәзинә» театр студиясе Гомәр Мәрданов исемендәге театр фестивалендә катнашу максаты белән мөхтәрәм жюри каршында Равил Садриевның «Әти кадере» дип исемләнгән пьеса буенча спектакль куйдылар.

Әлеге пьесаны мәктәптә озак еллар дәверендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән, Күәм авылы халкы өчен җан аткан шәхес Равил Мөхтәр улы Садриев язган. Әлеге пьеса документаль фактларга нигезләнеп, шушы авыл кешесе Хәкимҗан абыйның балачагы, сугыш еллары афәтен тирәнтен күрсәтүче әсәр буларак билгеле.

Равил Садриевның "Әти кадере" пьесасы – бу, бары тик сәнгать әсәре генә түгел, ә тарихи хәтерне яңартучы, тәрбияви әһәмияткә ия булган, милли үзаңны, Ватанга мәхәббәтне, ата-бабаларның батырлыгын, хезмәтне кадерләүне тәрбияләүче мөһим чыганак. Пьесада сурәтләнгән кайгы-хәсрәтләр, авырлыклар, югалтулар аша, бүгенге яшь буын үзенең тамырларын, милли мирасын, ата-аналар кадерен тирәнрәк аңларга мөмкинлек алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев