Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Театр сәнгате

Тантана театраль премиясе Әтнәдә узды

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Тантана премиясен тапшыру тантанасы узды.

Тантана премиясен тапшыру тантанасы беренче тапкыр Әтнәдә уза.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектакле «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды.

«Судьба человека» (Особняк Демидова), «Кечкенә Мирза» (Тинчурин театры), «Башмагым» (Камал театры), «balballar» («Әлиф» иҗат берләшмәсе), «Лебединое озеро» (Җәлил исемендәге опера һәм балет театры) төрле номинацияләрдә лауреатлар булды.

Иң яхшы ир-ат роле өчен призны ТР атказанган артисты, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин алды, иң яхшы хатын-кыз роле өчен премия лауреаты – Түбән Кама драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова.

Казан шәһәре мэриясе бүләген Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакле алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев