Терроризмга каршы
Район администрациясе каршында эшләп килгән, террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә, якынлашып килүче май бәйрәмнәрендә һәм дә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәрү барышында куркынычсызлыкны саклау таләпләре турында сүз алып барылды. Чыннан да, тынычлык, куркынычсызлык көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Моңа үзенең чыгышында район полиция бүлегенең җитәкче урынбасары Вадим Демидов та басым ясады. “Бу юнәлештә игътибарлы булырга, эшкә җаваплы карарга кирәк. Куркынычсызлык иң борчыган мәсьәләләрнең берсе”, – диде ул.
Иң мөһиме – террорчылыкка каршы көрәшкә тиешле тармак хезмәткәрләре генә түгел, барыбыз да җаваплы карасак һәм дә уяу булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев