«Җәннәттә яшим»
Бактачы авылында гомер итүче Надия әби Мәгъсүмова үзен 90 яшьлек юбилейларын котлап килүчеләргә әнә шулай ди.
Авырлыкларны да, шатлыкларны да күреп, тормыш иптәше Галимҗан абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәшенең вафатына 11 ел булган инде. 59 ел тату гомер иткәннәр.
- Ул еллар бер мизгел кебек үтте дә китте,- ди ул. Хәзер менә балаларым белән. Оныклар үсеп җитте. Барысы да үз тормышлары белән яшиләр. Ә мин исә, әле дә булса, Галимҗанымны искә алып, аның белән үткән көннәрне сагынып яшим.
Шулай да, тормышка зарланмыйм. Аллаһыга шөкер, исән-саумын, акылым да урынында. Балаларым, оныкларым бар. Алар мине яраталар, кайгырталар. Бу минем өчен иң зур бәхет. Гомерне әле яшәргә кирәк, Ходай бирсә.
Надия әбине юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Күлле Киме авыл җирлеге вәкилләре котлады. Җәмгытькә игелекле балалар үстергән анага хәерле гомерләр, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев