Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Чебурек рецепты

Гөлгенә Сабитовадан чебурек рецепты

Камыры:
1) 1,5 ст. кайнар су,
2) 2 а.к. сыек май,
3) 0,5 б.к. тоз,
4) 1 йомырка,
5) 5 ст. чамасы он.

Кайнар суга сыек май, тоз кушып болгатырга. 1 ст. он салып болгатып куярга. Әз генә суынгач 1 йомырка салып болгатырга, һәм 4 ст . тирәсе он салып камыр ясарга. Камырдан кечкенә түгәрәкләр ясап өстен каплап куярга. Ул арада эчлеген әзерләп алабыз.

Эчлеге:
1) фарш,
2) суган,
3) тоз, борыч,
4) әз генә су.
Суган белән чыгарылган фаршка әз генә су, тоз, борыч кушып болгатырга.
Камырларны җәеп, чебурекларны ясап, майда пешереп алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев