Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә
Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга
Эш тәртибе:
Фольгадан конуслар ясарга. Слоеный камырдан тасмалар кисәргә һәм фольгадан ясалган конусларга чорнарга. Табага пергамент кәгазе җәеп шунда тезәргә. 2 йомырка сарысына әз генә сыек май тамызып болгатырга һәм өсләрен шуның белән майларга. Духовкада 15-20 минут чамасы пешерергә.( Духовканың астына табага су салып куйсагыз камыр кипми йомшак булып пешә.)
Кремы:
2 йомырка агына чеметем тоз салып әйбәтләп миксер белән болгатырга. 50 гр песок, бераз гына ванилин салып тагын күпертергә. Табага су салып кремлы кәстрүлне шунда куярга һәм миксер белән куерганчы болгатырга. 5-7 минут тирәсе. Кремны алгач, пакетка салып яки кашык белән пешкән әзер конуслар эченә салырга. Өстенә сах.пудра сибеп җибәрергә мөмкин. Бик тәмле була.
Фольгадан ясалган конусларны ташламыйча алып җыеп куйсагыз, башка вакытны пешергәндә дә кулланырга була.
Автор Гөлгенә Сабитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев