Долькалы помидор ябабыз
Раилә Минибаева рецепты.
Суганны икегә бүлеп турыйбыз. Помидорны 4 кисәккә бүләбез. Зурракларны 6-8 кисәккә бүлдем. 8 бер литрлы банка стерелизовать иттем. Банка төбенә 1 аш кашыгы сыек май, укроп һәм сарымсак салабыз. Катлы итеп суган белән помидорны чиратлаштырып тезәбез.
Маринад кайнатабыз.
3 литр суга: 7 аш кашыгы песок, 3 аш кашыгы тоз, борыч, лавровый лист салабыз. Кайнап чыккач маринадка 200 мл уксус салабыз һәм сүндереп куябыз. Азрак суытып помидорларга маринадны салабыз. Банкаларны водяной баняда 10 минут тирәсе тотабыз һәм капкач белән ябып куябыз!
Кыш көне ашарга менә дигән тәмле помидорлар була, суганы да ашарга бик тәмле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев