Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кабымлык рецепты

Гаилә табынына җиңел генә әзерләнә торган бик тәмле кабымлык рецепты.

Кабымлыкларны әзерләү өчен кирәк булачак:
1) ипи,
2) шпрот балыгы,
3) йомырка,
4) сыр,
5) майонез,
6) яшел суган, укроп һәм бизәү өчен салат яфрагы.

Шакмаклы ипинең кырыйларын кисәргә. Ипине уклау белән тәгәрәтеп юкартырга. Өчпочмаклап урталай кисәргә , бөкләп, теш таякчыгы белән эләктереп куярга. Табага тезеп кызган духовкада бераз киптереп алырга. Ипиләр кызган вакытта эчлеген әзерләп алабыз.

Эчлеге өчен, йомырка белән сырны вак угычтан уарга, укроп турап барысын бергә майонез белән болгатырга. Кызган ипиләрне духовкадан алгач теш таякчыкларын алып чыгарга. Эченә ясалган эчлекне салып шпрот балыкларын һәм суганны бастырып куярга. Тәлинкәгә салат яфраклары тезеп, балыклы ипиләрне куярга. Бик тәмле килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев