Кекс пешерү өчен «8 кашык» рецепты
Тәмле булсын

Кекс пешерү өчен «8 кашык» рецепты

Татар блогеры Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кекс пешерү буенча истә кала торган «8 кашык» рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 8 кашык шикәр комы, 8 кашык майонез, 8 кашык он, 3 йомырка, 1 кап көпшәкләндергеч.

«Шикәр комын йомырка белән күпертергә дә була, күпертмәсәгез дә бик шәп була. Кекс табасы булмаса, табада корж итеп пешерегез», – дип язган ул.

Чыганак


Нет комментариев