Крыжовниктан кайнатма
Тәмле булсын

Крыжовниктан кайнатма

Тәмле булсын!

Кирәк: 10 стакан крыжовник, 15 стакан шикәр комы, 1стакан су. Әзерлибез: крыжовникларны юабыз, суын саркытабыз. Кайнатма әзерли торган савытка бер стакан су салып, кайнатып чыгарабыз.

Шуңа 10 стакан крыжовникны салып, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатабыз. 8 стакан шикәр комы өстәп, тагын 15 минут кайнатабыз. Газны сүндереп, янә 7 стакан шикәр комы кушабыз да эреп беткәнче туглыйбыз. Банкаларга кайнар килеш тә, суынгач та тутырырга була.

Тагын бер ысул:

1 кило крыжовник, ике әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 1 кило шикәр комы белән болгатабыз да савытларга салып туңдыргычка куябыз

Әгерҗе хәбәрләре


Нет комментариев