Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Кышка ташкабактан салатлар рецептлары

«Зәй офыклары» газетасы сайтыннан маринадта әзерләнгән ташкабак салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Маринад: 1 стакан үсемлек мае, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе, 3 аш кашыгы томат пастасы. Барысын бергә кайнатып чыгарырга.

Маринадка туралган 2 кг ташкабак салырга һәм 10 минут пешерергә. Туралган 600 гр суган өстәп, 5 минут пешерергә. Аннары 600 гр баллы борыч турап салырга һәм 5 минут пешерергә. Ахырдан 1 кг помидорны блендер белән изеп яки турап салырга һәм тагын 15 минут пешерергә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

Ачы ризык яратучылар өчен ташкабактан «Тещин язык» салатын ясарга була.

Ингредиентлар: 3 кг ташкабак, 2 кг помидор, 1 кг татлы борыч, 3-4 тырнак сарымсак, 1-2 ачы борыч, 250 мл сыек май, 5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, тәменчә тоз һәм шикәр комы.

Ташкабакны телемләп яки шакмаклап турарга, ә калган ингредиентларны блендер белән вакларга мөмкин. Вакланган масса кайнап чыккач, ташкабакны салырга һәм 15 минут (ташкабакның пешүенә карап) пешерергә. Салатны стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач ябып куярга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев