Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Самса рецепты

Самса - катлы камырдан ясалган үзбәкләр ризыгы дип әйтер идем, чөнки аны үзбәкләр бик оста пешерәләр инде. Без, татар халкы да төрле милләт ризыкларын яратып әзерлибез.

Самса камыры өчен кирәк булачак:
1) 1,5 ст. су,
2) 1 б.к. тоз,
3) он,
4) камырны майлар өчен сыер мае яисә туңмай.

Суга тоз салып болгатырга, он салып камыр ясарга. Камырны өч өлешкә бүлергә. Өч түгәрәк җәем җәеп куярга. Беренче җәйгән түгәрәкнең өстен эретелгән май белән майларга, аның өстенә икенче җәемне җәеп куярга майларга һәм өченче җәемне җәеп майларга. Өч катлы камыр барлыкка килә. Шуны тыгызлабрак рулет кебек төрергә һәм тәлинкәгә бераз он сибеп озын рулетны әкәм төкәм(улитка) шикелле чорнап куярга. Өстенә пакет каплап холодильникка тыгып куярга.
Ул арада эчлеген әзерлибез.

Эчлеге өчен кирәк булачак:
1) ит,
2) суган,
3) тоз,
4) борыч,
5) зира орлыгы.

Итне, суганны турарга. Яртысы ит, ярты суган булырга тиеш. Тоз, борыч, зира орлыгы сибеп эчлекне болгатырга.

Камырны холодильниктан алырга, кисәкләргә кисеп чыгарга. Кискән ягын өскә яисә аска каратып өстенә бераз кул белән баскалап уклау белән җәяргә һәм эчлек салырга. Нәкъ өчпочмак ясагандагы кебек ясарга, ләкин уртасында тишек калдырмаска һәм өске ягын аска әйләндереп майланган табага тезәргә. Йомырка сарысына бераз сөт тамызып болгатырга һәм өсләренә сөртергә. Өстенә зира, кунжут орлыгы сибәргә мөмкин. 180 гр җылылыктагы духовкада пешерергә.
Тәмле самсалар әзер дә була.

Гөлгенә Сабитова рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев