Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле үрдәк яки каз пешерү рецепты

Каклаган каз - татар халкыбызның элек-электән үк килгән традицион ризыгы.

Шулай ук каклаган казны милли күренеш дип тә әйтер идем. 

Тәмле үрдәк яки каз пешерү рецепты.

Кәстрүлгә яки зур табакка( үрдәк сыярлык) су һәм 1 пачка тоз салып болгатырга. Тозлы суга үрдәкне салып 1 тәүлек тотарга. Судан алгач үрдәкне тастымал белән корытып сөртеп алырга. Майонезга сарымсак уырга, әз генә соевый соус салып болгатырга( барысын да чама белән салам). Һәм үрдәкнең бөтен җирен сарымсаклы майонез белән сөртеп чыгарга. Эченә алма, әфлисун тутырырга. Махсус пакетка(рукав для запекания дип атала) үрдәкне тыгып ике башын да бәйләргә . Пакетның өстен бер ничә җирдән теш таякчыгы ярдәмендә тишкәләргә, пакеты күпереп шартламасын өчен. Һәм духовкага 2 сәгатькә пешерергә куярга. Бик тәмле, йомшак булып пешә. Пешкәч , үзегез теләгәнчә кисеп табынга бирергә.

Гөлгенә Сабитова рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев