Зәмирә Рәҗәповадан «Сметанник» пирогы
Тәмле булсын

Зәмирә Рәҗәповадан «Сметанник» пирогы

180 градуслы мичтә 40 минут пешерәбез.

Камыр өчен: туңдырылган бер кап сыер маен угычтан уабыз, шуңа 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 300 гр он, бер кап камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып камыр басабыз да кырыйларын күтәртеп, майлы табага салабыз. Көпшәкләндергечне он белән бергә салырга кирәк.

Эчлек: 4 йомырканы күбекләнгәнче күпертәбез, аңа 6 аш кашыгы шикәр комы, бер кап ванилин, 500 гр 20 процентлы каймак, 2 эремчекле сырок салып болгатабыз. Массаны камыр өстенә агызабыз.

180 градуслы мичтә 40 минут пешерәбез

Хезмәт


Нет комментариев