Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Алия Галәвиева: “Сәхнәне яратам”

Каенсар авылында яшәүче, яңа 9 яшен тутырган кыз бала конферанс буларак инде зур үрләр яулады.

Алиянең исеме районыбызның сәнгать өлкәсендә яхшы таныш. Аннан юри генә: «Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуыңны хәтерлисеңме? Куркыныч булмадымы?» – дип сораган идем. Ә ул: «Нишләп куркыйм! Аю юк ич анда», – дип көлде генә...

Алия әле Күәм башлангыч мәктәбенең II сыйныфын гына тәмамлады, ә мәдәни уңышларын инде санап бетерерлек түгел. Район мәктәпләре арасында уздырылган төрле конкурсларда I-II урыннар алуы гаҗәп түгел.

 Төбәкара, Халыкара бәйгеләрдәге уңышлары тагын да сокландыра.

Әйтик, “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр арасындагы VIII төбәкара конкурста II дәрәҗә лауреат, шигырь сөйләүчеләрнең “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” шигаре астында узган Габдулла Тукай исемендәге XI Халыкара конкурсында II дәрәҗә диплом, “Кояш.ru” Бөтенроссия фестивальконкурсында I дәрәҗә лауреат, шул ук бәйгедә “Гран-при” иясе, “Сибгат чишмәсе” районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесенең 4-8 яшьлекләр төркемендә I дәрәҗә лауреат, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы белән узучы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең кече төркем “Конферанс” номинациясендә Бәрәскә егете Әнвәр Нигъмәтҗанов белән берлектә II урын яулый.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев