Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Булдыру – бер куаныч, саклап тоту да шатлык”

Күлле Кимедә авыл халкы саулыгын-сәламәтлеген ныгытсын өчен, спорт залы булдырдылар.

Күлле Киме авылында авыл халкы рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнсен, сәламәтлеген ныгытсын дип, район үзәгенекеннән ким булмаган спорт комплексы булдырдылар.

Биредә 20гә якын спорт җиһазы булуны күреп, авыл халкы өчен тагын бер кат ихлас куандык.

Газетабыз сайтында әледән-әле авыл халкының сәламәт яшәвенә бәйле сораштырулар уздырабыз. Кызганычка каршы, бездә халык спортны – артык хәрәкәтләнүне бик өнәп бетерми. Гап-гади һәм чыгым сорамый торган җәяү йөрүне дә күпчелек үз итми. Чынлыкта сәламәтлек өчен иң гадие һәм кирәклесе бу!

Ә менә Күлле Кимедә тагын да катлаулырагын сайлаганнар: монда берьюлы 20 кеше шөгыльләнә ала торган спорт объекты сафка баскан. Хәер, әллә ни катлаулы да булмаган. Бу хакта әле төзелеш барышында ук газетада язган идек. Мәктәпнең күмер ягып җылыта торган котельнясын бик күркәм спорт залына үзгәрттеләр биредә. Хәтерләсәгез әлеге объект эченнән 20 машина кирпеч кенә чыгарылуы хакында язган идек. Шулай булмый ни, котельняда ике зур мич кенә бар иде.

Хатын-кызларга да, ир-атлар өчен дә киенү-чишенү, бәдрәф, душ, ул гынамы, тренажерлар залы администраторы өчен аерым бүлмәләргә кадәр бар.

Әлеге тренажерлар залында 16 төрле тренажер, көзге-стена каршына урнаштырылган алгы пландагы дүртесе “разминка” өчен: монда “беговая дорожка”, велотренажер, кыскасы, аяк-кулларны хәрәкәтләндерүгә корылган җиһазлар урнашкан.

Шунда ук яшьләр өчен төрле бокс грушалары, гер­ләр, гантельләр булса, урта яшьтәгеләр өчен ОФП җайлан­масы – яткан хәлдә штанга, яисә, кул, аяк белән авырлыклар күтәрергә, шулай ук “баттерфляй”да күкрәк мускулларын үстерергә, теләсәң, “пресс качать” итәргә була. Өлкәнрәкләр өчен кул, аякны каршылык куеп хәрәкәтләндерү җайланмалары бар. Теләүчеләр бер­ничә урында турникта тартыла яки стенкада аяклар белән “угол” ясый ала. Бер почмакта маталар да бар. “Беговая дорожка”ның да бер үзенчәлегенә игътибар иттек: махсус чыбык ярдәмендә гәүдә тренажер белән тоташа...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев