Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Кызым язмышымны кабатлады

Тормышымда сынаулар күп булды. Тик балалар хәсрәтеннән дә ачысы юк икән. Улларым-бәгыръләрем искә төшкән саен йөрәгем өзгәләнә.

Бу тормышта нинди генә язмышлар юк... кабатланмас, гыйбрәтле. Тетрәндергеч язмышлар... Шул язмыш иясенә карыйсың да: «Ничек күтәрә икән соң бу барысын да? Аннан соң да каян ала соң ул көч яшәргә?» – дип аптырый каласың.

Синең уфтанган, зарланган язмышың аныкы янында гади бер көндәлек мәшәкатькә әйләнә дә куя. Булганына шөкер итеп, миннән дә бәхетле кеше юк икән әле дип уйлап куясың.

Авылдашларыннан Сәлихә апаның гыйбрәтле, аянычлы язмышы турында ишеткәннән соң, аның үзен барып күрәсем килде. Тик инде төзәлә барган ачы яраларны кабат яңарту дөрес булырмы? Вакыт дәвалый, дисәләр дә, Сәлихә апаның ул вакытларны кабат исенә төшерәсе килерме икән? Аның янына барганда, баштан бер-бер артлы сорау узды. Сөйләшәсе килерме? Үткәннәрне исенә төшерү авыр булмасмы? Бер-бер артлы ике улын, газизләрен югалткан ана өчен, бала хәсрәтеннән дә ачы хәсрәт булырга мөмкинме соң?

Каршымда – эчкерсез, киң күңелле, сабыр Сәлихә апа Хәсәнова.

 Бүгенге көндә дә язмыш сынауларына бирешми, тормышының һәр көненнән ямь табып яшәргә тырыша ул.

Газизләре турында сөйли башлаганчы, үзе белән таныштырып үтте ул.

– Арча районы Көек авылы кызы мин. Урман ягы кызы. Мәктәптә укыганда ук, шигырьләр яза идем. Укытучым миңа журналистлыкка укы, дигән иде. Әмма 10 сыйныфны тәмамлагач, Штерә мәктәбенә укытырга җибәрделәр үземне. Биредә азрак эшләгәч, әнием авырту сәбәпле, авылыма кире кайтырКызым язмышымны кабатлады га туры килде. Аннары үзебезнең сельпога эшкә кердем, – диде.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев