Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Мин бик бәхетле”

«Сөбеханалла»,- дип карагыз үзенә. Күзләр тия күрмәсен, әлеге яшьне берничек тә биреп булмый аңа

 Күәм авылында яшәүче Әлфия Сибгатова шушы көннәрдә үзенең 90 еллык юбилеен каршылады. Хәмит Бадиков

– Бүгенге көнем бик әйбәт, шуңа куанам, – дип моңсу елмая ул.

Моңсулануының сәбәбе шул – яшьтән үк шушы нигездән чыгып китеп озак еллар яшәгән якны сагына ул. Әмма өлкән яшьтә булу сәбәпле, үз-үзен карау кыенлашкан. Шунда Күәмдә яшәүче туганнары – Фәизовлар ярдәм кулы сузган: үзләренә яшәргә алып кайтканнар.

– Әти-әни кочагында 7 бертуган яшәдек. Тик зур югалтуга дучар булдык – беребез тимераяк белән шуганда батып үлде, – дип искә ала.

Балачак чорын башка яшьтәшләре кебек үк сугыш чорында черек бәрәңге ашап уздыра Әлфия апа.

– Аякка кияргә юк, черек бәрәңге җыеп йөреп аяк тәпиләре туңып, кызарып чыга иде, – дип искә ала.

1922 елгы Һидият исемле өлкән абыен яратып искә алды. Бөек Ватан сугышына китеп, 1942 елның августында хәбәрсез югалган шушы абыйсының җәсәде табылган.

– Тверь шәһәре тирәсендә һәлак булган, – дип моңсулана.

Ә абыйларына килсәк, икесе шактый данлыклы була –уңышка ирешә. Берсе район күмәк хуҗалыкларының берсендә – икътисадчы, икенчесе укытучы булып эшли. Үзе дә зур дәрәҗәгә ирешә ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев