Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Мәктәпкә әзерлек: акчаң җитәрме?

Район үзәгендәге бәяләр белән таныштык, сезгә дә файдага булыр

Мәктәпләрдә укулар башлануга да санаулы көннәр калып бара. Бу укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен бик ыгы-зыгылы чор. Ник дигәндә, мәктәпкә кием-салым, уку әсбаплары алырга кирәк.

Кайберәүләр андый кирәкяракны башкалага барып алуны кулай күрә. Янәмәсе, анда арзан. Моның өчен аерым бер көн билгеләп, зурдан кубып, гаилә белән баручылар да юк түгел. Кемдер район үзәгендәге кибетләрдән генә сатып ала. Болары – шәһәргә барырга мөмкинлеге булмаган, яисә, хезмәт хакын уку елы башланыр алдыннан гына алган, яки инде, район үзәгендә бәяләр арзангарак төшә дип санаучылар.

 Быел шунысы куанычлы, әтиәниләргә укучы балалар өчен хөкүмәт тарафыннан 10 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелде.

Әлеге ярдәмне алты яшьтән алып унсигез яшькәчә булганнар алды, һәм ул дөрестән дә, гаилә бюджеты өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәп өчен барлык кирәк-яракны алырга җитми инде ул җитмәвен, әмма шуңа да карамастан әлеге акчага иң кирәкле әйберләрне алып кую мөмкинлеге юк түгел.

– Быел олы кызым икенче, уртанчысы беренчесе сыйныфка бара, – ди Айсинә Хафизова (исемнәр үзгәртелеп бирелә). Хөкүмәт биргән акча Мәктәпкә әзерлек: акчаң җитәрме? Район үзәгендәге бәяләр белән таныштык, сезгә дә файдага булыр җитеп бетмәячәге көн кебек ачык. Олы кызыма әллә ни күп әйбер кирәк булмаса да, беренче сыйныфка баручысына барлыгы 9 мең 500 сумлык әйбер алынды инде. Мәктәп формасы, аяк киеме, колготки- носки, дигәндәй. Спорт формасына ук тартып булмады, футболка белән спорт чалбары гына алдык. Укырга йөрергә рюкзакны күп балалы гаилә буларак, ике кызыма да “Мәктәпкә җыенрыга ярдәм ит!” акциясе кысаларында тапшырдылар. Әлегә ручка, дәфтәр, альбом ише әсбаплар да алынмаган. Алары да бик кыйммәт, бит. Дөрестән дә, без вак- төяк дип кенә караган ручка- пенал ише әйберләргә дә кара исәп белән исәпләгәндә генә дә 3-5 мең сум тирәсе акча кирәк. Әйдәгез бергәләп исәплик әле. Район үзәгендә урнашкан кибеттә 12 ...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев