Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Төрлесе булды, әмма зарлана белмим»

Мәкалә герое Гөлназ Таһирова турында белмәүчеләр сирәктер

Әле 40 ел элек кенә хөрмәткә иң лаеклы хезмәтләрнең берсе иде хат ташучы һөнәре.

Араларның ераклыгын кем якынайта?

Кош теледәй сәлам хатын кем алып кайта?

Почтальон, почтальон – юлларың уңсын,

Туган илдә тик мәхәббәт ташырга язсын.

Ә менә бу җыр почтальон хезмәтенең гимны дияргә була иде. Шулай булмый ни, күрше-күләндәге хәл-әхвәлне дә бик белеп бетермәгән бер вакытта, почтальон йорт саен йөреп чыга һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар була иде. Күәм почта бүлекчәсе почтальоны Гөлназ Таһирова белән дә әңгәмәне әнә шулай туры мәгънәсендә ерактан, совет чорын искә алудан башладык. Чөнки әңгәмәдәшем дә шушы игелекле хезмәт юлын совет илендә яшәгән вакытта башлаган.

– Күәм урта мәктәбен 1984 елны тәмамладым да, авыл клубына мөдир булып эшкә кердем. Анда 2 ел чамасы эшләгәч, үзебезнең авылдагы егеткә тормышка чыктым, – ди Әйшияз авылында яшәүче почтальон ханым.

Моннан соң тагын 2 еллап авыл клубын җитәкли, аннан соң бер кыш дәвамында күмәк хуҗалыкның таналарын тәрбияли. Бу чорда инде бала тәрбияли, икенчесен көтә, шуңа күрә хезмәт шартларын һәм вакытын да җайлаштырырга кирәк була.

“Бирим дисә колына, чыгарып куя юлына”, диләрме әле? Гөлназ Таһирова юлына да почтальон хезмәтен чыгарып куя Раббыбыз. 1989 елдан хат ташучы хезмәтен башкара ул. – Башка хезмәтләр белән чагыштырам да, почтальон хезмәтенең өстенлеген күреп куанам, – дип кояштай балкый 33 елга якын почтальон стажы булган Гөлназ ханым.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев