Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Укытучы һәм остаз

Агымдагы ел РФ Президенты Указы нигезендә әнә шул исемгә лаек булды.

Бу уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында районыбызның мәгариф өлкәсенә күп өлеш керткән олы шәхесләрен зурлау тантанасы узды.

Чара башлануга ук видеопроекторда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин пәйда булды. Бик күңелле мизгел: туган телебездә районыбызның мәгариф ветераннарын, укытучыларны, тәрбиячеләрне бәйрәм белән котлады ул. Аерым алганда: “Саф татар районы булган хәлдә югары күрсәткечләр белән сокландыруыгыз ихтирамга лаек”, – дип билгеләде министр.

Моннан соң, районыбызның мөхтәрәм затлары шул ук видеопроектор аша беренче укытучыларын искә алдылар. Араларында сугыш чоры укытучысын да, яшьрәк буын педагогны да искә алучы булды. Ә менә больницаның элекке баш табибы Азат Гарипов беренче укытучысын “Икенче әни” дип атады. g

Педагогик стажлары зур булган династияләрне аерым искә алып, зурлап бүләкләп узу бездә генәдер ул!

Монда гомуми стажлары 100 ел, 200 ел, хәтта 300 елдан артык булган династияләр бар иде. Бу очракта гаиләдән бер генә түгел, ә токымнан берничә укытучы булуны билгеләргә кирәк.

Шунда ук укытучы һөнәрен сайлап, югары уку йортларында белем алган – 37, ә араларыннан максатчан белем алып, үзебезгә әйләнеп кайтачак 9 студентны да искә алдылар.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев