Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Җәйне кайда уздырдың?

“Ял итәргә диңгезгә яки шифаханәгә баручылар бик күп”, дип санаучылар шактый

Моны ачыкларга булдык һәм шул сорау белән райондашларга мөрәҗәгать иттек.

Күпчелек акча кытлыгын сәбәп итәр дип көттек. Тик райондашларның күпчелеген башка мәсьәлә борчый икән. Аңлавыбызча, вакыт җитмәү нык газаплый безнең халыкны. Үзләрен тыңлап карыйк.

Рәзинә:

– Соңгы елларда каядыр барып ял иткәнебез юк. Эштән аерылып чыгып китү әлегә мөмкин дә түгел. Өченче елны гаилә белән Сочига барып ял итеп кайттык. Анда кунакханәдә торып ял иттек. Бәхәссез, бик ошады, тагын бер барасы килә үзе. Тик соңгы елны бу мәсьәлә шактый кискенләште.

Фәния:

– Авылда яшәп каядыр барып ял итеп кайту турында хыяллану мөмкин дә түгел. Авылда яшәүче өчен йорт-җир, мал-туар, бакчадагы бәрәңге, яшелчә – тормыш терәге. Һәм алар һәрдаим карап-тәрбияләп торуны таләп итәләр. Әле ул гынамы соң – балаларны яңа уку елына әзерләргә кирәк. Әлбәттә, артыгын кыланып та җибәрәбез бугай – кешедән ким булмасын дип киендерәбез, ашатып-эчертәбез...

Райондашларның бу фикерләре белән килешүчеләр күп булыр. Дөрестән дә, “Тозлы күл”гә, яисә, Кырым, Кара диңгез, хәтта якындагы чит ил – Абхазиягә барып кайтырга теләүчеләр бик күп.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев