Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Дусым бакчасы дүшәмбе эшли башлый

Балалар бакчасы тәрбиячеләре  бүген плитка ябыштыра.

    “Егерме еллап төзелеш эшендә эшләгән юк иде инде, башыңа төшкәч башмакчы буласың, искә төшерергә туры килде. Хатын-кыз эшләмәгән эш бармыни ул,  азык блогын яңартабыз”, - дип,  уенын-чынын бергә кушып сөйли озак еллар, без укыганда  Күәм мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләгән, соңрак менә шушы Дусым балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкарган, хәзер шушы бакчада сабыйларга ашарга  пешерүче Зәлфирә апа Шиһапова.

Аның белән бергә плитка ябыштыручы тәрбияче ярдәмчесе Алсу Ихсанова, вакытлыча  тәрбияче  вазыйфасын башкаручы Резеда Яруллинаның (рәсемдә) эш тизлегенә дә күз иярми,  сөбханалла дип карадым, әйтерсең, гомер буе төзелештә эшләгәннәр.  Эш үзе өйрәтә ул, диюләре рас икән.

     Дусым балалар бакчасында икенче атна төзелеш эшләре дәвам итә. Бакча мөдире Энҗе Закирҗанова:  “Косметик” ремонт бу”, дисә дә, монда байтак эш башкарылган. Бакчаның бәдрәф өлешенә яңа раковина, унитазлар куелган. Канализация үткәрелеп, су кертелгән. “Узган ел ноябрь аенда санэпидемстанция  белгечләре килеп тикшергәндә, бакчаның бәдрәф өлеше белән азык блогында азрак кимчелекләр табылган иде. Менә шул кимчелекләр өстендә эшлибез, бәдрәф бүлмәсендә унитазлар санын арттырдык, канализацияне тәртипкә китердек, азык блогын кирпеч белән бүлеп, стенасына плитка ябыштырабыз. Бу эшләрне Хәнәфиев Илнар белән Закирҗанов Фәнүс башкарды. Алардан өйрәнеп, хатын-кызлар эшләрлегенә үзебез тотындык. Бер башлагач, бакчаның стеналарын да буядык, “водаэмульсия”ле буяу белән буялган ул безнең. Кыскасы, бакчаның  кул тимәгән җире калмады, буясын буяп, юасын юып, җыештырып барабыз. Иң зур яңартылган өлеше, әйткәнемчә, азык блогы белән бәдрәф бүлмәсе булды. Эшләүче  хезмәттәшләремә, аларның тормыш иптәшләренә рәхмәт, бик тырыштылар, бу кадәр үк эшли алырбыз, дип уйламаган идем”,- ди 16 бала йөрүче Дусым балалар бакчасы мөдире Энҗе Закирҗанова.

Бу бакчага кергәне булганнар аның ни дәрәҗәдә балалар өчен уңайлы һәм матур булганын хәтерлиләрдер, элек шулай иде, ә хәзер искитмәле. Гөлләре, чәчкәләре генә ни тора. Ә биредә эшләүче коллективның дус-тату булуы, барысының да балалар өчен өзелеп торуы күңелгә аерым бер рәхәтлек бирә.

  • Бер балабыз мәктәпкә керә быел, аның урынына  августта бер бала киләсе бар. Безгә тиз ияләнәләр, бу бала да үз өендәге кебек булыр, - диләр.

Үз өеңдә дә балага биредәге кебек шартлар тудырып булмый, тәрбиясе-уены-белем алуы барысы да бергә.

  • Бакчага барабыз,  дип көтеп торалар инде, илтәбез дә көне буе җаныбыз тыныч, ничек тәрбия алганнарын беләбез, рәхмәт кенә аларга, - дидәр дусымнар.

Монысы инде эшкә олы бәя. Исән-сау эшләсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев