Бездә сөенеч: Зөһрәнең Зифасы бар!
Яңалык

Бездә сөенеч: Зөһрәнең Зифасы бар!

Бездә сөенеч: Зөһрәнең Зифасы бар! Әтнә театры артисты Зөһрә һәм Илфар Мөхәммәтгалиевларның кызлары туды.  Ихластан котлыйбыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле сабый булып, тигезлектә үстерегез!

   29 май көнне үзенең рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулаган артисткабыз Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның  кыз баласы туды.

- Кызыбызның исеме Зифа . 3 кг да  90 грамм булып туды. Беренче балабыз,- дип шатлыгы белән уртаклашты Зөһрә.

Гомерле, сәламәт бала булсын. Зөһрә белән бергә Зифаның театр сәхнәсендә уйнаганын да күрербез, Алла боерса.

Ә әлегә тамашачылар котлауларын кабул итегез.  


Нет комментариев