Яңа елдан – яңа бүләк
Татарстан Министрлар кабинеты карары нигезендә 2020 елның 1 гынварыннан “Яңа туган сабыйга – бүләк” (“Подарок новорожденному”) акциясе старт ала.
Акция нигезендә, республикада яшәүче, уртача кереме яшәү минимумыннан ким булган гаиләдә туган сабыйларга бүләк тапшырылачак.
“Бүләк – универсал комбинезон-трансформер, яңа туган сабыйга мендәрчек, сарык йоныннан эшләнгән одеяло һәм подгузниклардан тора”, – дип хәбәр итә безгә район хастаханәсенең акушер-гинекологы Әлфия Мөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев