Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

“Язгы каникуллар”

Татарстанда шул исемдәге профилактик чара старт алды.

22 марттан 2 апрельгә кадәр узачак бу чара балалар катнашындагы юл­транспорт җәрәхәтләрен профилактикалауга юнәлдерелә.

Агымдагы елның 2 аенда республика юлларында шундый 44 юл­транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булды, 49 бала тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, юл­транспорт һәлакәтләре 19 процентка, ягъни, 7гә, һәлак булган балалар саны 50 процентка, ягъни, 1гә, зыян күрүчеләр 29 процентка, ягъни, 11гә арткан.

Кызганычка каршы, күбесе – пассажирлар. Югарыда искә алган 44 юл­транспорт һәлакәтенең 27се пассажир балалар белән бәйле. Аларда 2 бала һәлак булып, 30 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Монда да төп күрсәткечләрнең үсүе күзәтелә. Ә һәлак булучылар Актаныш районында теркәлгән.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычларда йөртү тиешле җиһазлар белән башкарылырга тиеш. Бары 12 яшьтән өлкәннәр генә куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә хокуклы.

Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә дә нык игътибар итәләр. Бу уңайдан узган елны барысы 13 мең йөртүчене кисәткәннәр, агымдагы елның 2 аенда инде 2 мең йөртүче кисәтелгән. Бу төр кагыйдәне бозган өчен 3000 сум күләмендә штраф каралган.

Әтнә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бу кагыйдә бозуларны һәрдаим күз уңында тоталар. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча махсус рейдлар уздырылачак. ЮХИДИ юл йөрү хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев