Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

"Игътибар – балалар!"

Балалар арасында юл һәлакәтләрендә травма алу куркынычын киметү максатында 23 августан 5 сентябрьгә кадәр Татарстанда шул исем астында профилактик чаралар уза.

Узган жиде ай эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 271 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала үлгән һәм 286 бала тән җәрәхәтләре алган. 

Статистика буенча, 16 яшькә кадәр балалар катнашында килеп чык­кан юл һәлакәтләренең өчтән бер өлеше елның нәкъ менә шушы фасылы белән бәйле. 

"Игътибар - балалар!" ча­­расы кысаларында ЮХИ­ДИ хезмәткәрлә­ре та­рафыннан ба­лигъ бул­ма­ган балаларны транс­­порт чарасында йөр­­­тү, машина йөртүче­ләр­­нең җәяүлеләргә өс­тен­­лек бирүе буенча юл ка­­гыйдәләренең үтәлеше буенча рейд­лар үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев