Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Кечкенәдән тотынсак кына

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан мәктәпләрдә Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оештырыла.

Юлларда транспорт чаралары елдан-ел арта. Бу исә үз чиратында, юл-транспорт фаҗигаләре куркынычы артуга да китерә. Ни кызганыч, юл фаҗигаләре зур юл магистральләрендә генә түгел, ә бәлки кечерәк масштаблы урыннарда, ә еш кына урам аша чыга торган җәяүлеләр юлында да килеп чыга. Бу фаҗигаләрнең җәяүлеләр, бигрәк тә балалар катнашында булуы бик аяныч. Үлемгә китергән фаҗиганең сәбәбе булып , еш кына , балаларның гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәве тора. Шул максатларда мәктәпләрдә Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары оештырыла. Алар каршында торган төп бурыч – укучыларга юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренең әһәмиятен аңлату, аларның бу юнә­лештә белемнәрен арттыруга ярдәм итү.

Әлеге хәрәкәтнең тарихы ерак 1973 елга барып тоташа. Нәкъ менә 50 ел элек ВЛКСМның Үзәк Ко­митеты һәм мәгариф министрлыгы СССР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе белән бер­лектә мәктәпләрдә Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларыннан торган агитбригадалар оештыру турын­­да карар кабул итә. Озак та үтми эшкә дә тотыналар. Беренче елларда Советлар Союзы мәк­тәпләрендә әнә шундый 14 меңләп отряд исәпкә алына. Соңрак алар катнашында слетлар, төрле бәйгеләр, ярышлар оештырыла. Алар алып барган сәясәт бүгенге көндә дә бик актуаль. Бүгенге көндә әлеге отрядлар мәктәпләрдә бик матур чара­лар үткәрәләр, түгәрәкләрдә очрашалар. Яшь­тәшләре белән аралашып, юл кагыйдәләрен өйрәнәләр, ә бу исә балалар тормышын һәм сәламәтлеген саклауда төп нигез булып тора. Мәктәптә узган дәресләрдән мондый чаралар ни белән аерыла соң? Яшь юидчыга кабул ителү бәйрәм тантанасы рәвешендә оештырыла. Түгәрәктә беренче дәресләр узганнан соң, укучылар практик дәресләрдә катнаша башлыйлар. Аларда кагыйдәләрне үтәгән хәлдә велосипедта йөрергә өйрәнәләр, юлпатруль хезмәте белән берлектә рейдларга чыгалар. Шулай ук медицина хезмәткәрләре белән дә очрашулар оештырыла, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләренә дә өйрәнәләр алар.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев