ГИБДД инспекторлары белән аралашып тору балалар өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз.
Каникуллар башлану уңаеннан юл куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан Күңгәр урта гомуми мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары ГИБДД инспекторы Мөхтәзиров Ренат Радикович белән очраштылар. Чара барышында яшь юл хәрәкәте испекторлары үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Ренат Радикович урамнарда һәм юлларда җәяүлеләр , велосипедта йөрүчеләр өчен юл йөру, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп узды. Алга таба инспектор балаларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук инспектор “ Куркынычсыз тәгәрмәч-2024 ” конкурсына әзерлек буенча мастер класста да катнашты. ГИБДД инспекторлары белән аралашып тору безнең балалар өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз!
Комментарии
Без имени
0
0
Радиковичы нигэ кирэк булды эле анын Яз коне чэчу вакытында механизатордарнын этисе исемнэрен дэ язарга уйлыймызмы.?