Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Өч бала һәлак булган

Балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләрен киметү максатыннан Татарстанда 22 майдан 4 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактик операциясе игълан ителде.

Быел 4 айда гына да республика юлларында 108 юл-транспорт һәлакәте чыгып, аларда 3 бала һәлак булды, 116 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Әлеге чара кысаларында түбәндәге чаралар көтелә:

– пассажир балалар ташучы йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау максатыннан махсус тикшерүләр үткәрү;

– җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләрне ачыклау;

– яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру;

– юл йөрү кагыйдәләрен бозган балигъ булмаган балаларны кисәтү буенча акцияләр уздыру;

– балаларның юлда куркынычсыз йөрүе буенча мәсьәләләргә багышланган ата-ана җыелышлары үткәрү;

– балаларның ял лагерьларында юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан конкурс, викториналар уздыру.

Ата-ана баласының куркынычсызлыгына бик җитди карарга тиешләр. Онытмагыз: Россия юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты буенча, 7 яшьтән яшьрәк балаларны йөртү, инструкция буенча каралган булса, автомобильдә һәм йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгын һәм зурлыгын искә алган балалар креслосы яки куркынычсызлык каешы белән башкарылырга тиеш.

Фото Әтнә таңы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев