"Сезнең балагыз - пассажир!"
ЮХИДИ һәм балалар

"Сезнең балагыз - пассажир!"

Олы Әтнә мәктәбенең ЮИДчылары "БДД" ДБУ бүлеге хезмәткәрләре белән мәктәп янында машина йөртүче әти - әниләргә буклетлар өләштеләр.

Шулай ук балаларны машинада утыртып йөртү буенча аңлату әңгәмәсе дә үткәрелде. Җәяүлеләр һәм пассажирлар катнашында балалар юл - транспорт травматизмын киметү, белем бирү учреждениеләре янында пассажирлар йөртүнең һәм пассажирларны утыртуның куркынычсызлык күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде әлеге "Сезнең балагыз - пассажир!" операциясе.

"Киемдә яктылык кайтаручы элементлар хакында онытмыйк", - дип искәртте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. 


Нет комментариев