Әтнәдә "Көзге каникуллар" башлана
ЮХИДИ һәм балалар

Әтнәдә "Көзге каникуллар" башлана

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр республика юлларында әнә шул исем астында профилактик операция башланып китә.

Әлге чара каникул көннәрендә балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында уздырыла.

2021 елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 344 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала үлгән, 370 бала тән җәрәхәтләре алган. 

" Операция барышында балаларны махсус утыргычлардңа йөртүгә, шулай ук аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре. Каникул әти - әниләр өчен бик җаваплы чор. Балаларыгызны урамга чыгарып җибәргәндә берүк юл кагыйдәләре турында да искә төшерергә онытмагыз. Кичке якта киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булсын, юлларда карап йөрсеннәр.


Нет комментариев