Җәяүле операциясе дәвам итә
Юл иминлеге

Җәяүле операциясе дәвам итә

31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр “Җәяүле” исемле оператив-профилактик чара дәвам итә.

"Билгеле булганча, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булмау аянычлы һәлакәтләргә китерергә мөмкин", - ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. Әлеге операциянең төп максаты - җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәлешенә игътибарны арттыру. Шушы уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында төрле очрашулар оештыра, балалар һәм әти- әниләр белән әңгәмәләр  үткәрә.

Киемдә яктылык кайтаручы элементлар хакында онытмыйк!


Нет комментариев