Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Айнур Ямалиев: “Саннар шомландыра”

Кышкы чорга керү һәм юл куркынычсызлыгының ел нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә, газетабызның баш редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән туры эфирда тапшыру оештырды.

– Елга йомгак ясарга иртәрәк булса да, кайбер саннарга күз салыйк әле?

– Бүгенге көнгә район юлларында 96 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуның 8ендә тән җәрәхәтләре алучылар булды – кызганычка каршы, 3 кеше һәлак булды, 12 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алды. Өстәвенә, шул 12 кешенең 4се – балалар.

– Ә гомумән юл куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар күпме?

– ЮХИДИ тарафыннан барысы 1200дән артык шундый очрак ачыкланды. Әле бит видеокамерада теркәлгәннәре бар – алары тизлек арттыру белән бәйле һәм 6000 тирәсе дип исәпләнә.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганнар арасыннан иң зур саннар нинди төр административ җаваплылыкка карый?

– Беренче чиратта, куркынычсызлык каешы такмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм руль артына алкоголь эчемлек кулланган хәлдә утыру белән бәйле.

– Соңгысы аеруча шомландыра...

– Кызганычка каршы, исерек хәлдә транспорт чыганагы йөртүчеләр саны узган елгы санны узып китте. Иң аянычы, араларында хатын-кызларның да булуы. Саф татар районы өчен сәер хәл бу. Шунысын да әйтергә кирәк – аларга каршы җәза да катгый – 30 мең сум штраф түлиләр, 1,6 елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр, югыйсә. Республика буенча алсак, тән җәрәхәтләре алуның төп сәбәпләре дә – транспортны исерек хәлдә йөртү, каршы хәрәкәт ягына чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү.

– Ә бездә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары булдымы?

– Шөкер, агымдагы елда юк. Узган елны андый очраклар нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды.

– Ә җәяүлеләр буенча ни әйтерсез?

– Караңгы, буран һәм салкын булуны истә тотып, җәяүлеләргә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә телим. Беренче чиратта, транспорт хәрәкәтенә каршы яктан барыгыз. Киемдә яктырткыч элемент булырга тиеш. Монысы – аеруча мөһим. Караңгыда юл кырыенда баручыны чамалавы бик кыен.

– Әлегә һава торышлары тотрыксыз: салкын, көчле җил... Бу уңайдан транспорт йөртүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Беренче чиратта, бу көннәрдә ерак юлга чыкмаска тырышыгыз. Әгәр инде, шулай туры килсә, түбәндәгеләрне онытмагыз. Бер фикер Техника йөртүчеләргә үтә дә суыкта ерак юлга кузгалырга туры килсә, үзләре белән җылы кием, термоста кайнар чәй яки су, телефон заряднигы алсыннар, шулай ук ягулыкны тулы бак ясап чыксыннар иде. Балаларны үзегез белән юлга алмаска тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев