Араларында исерекләр дә бар
27 августтан 3 сентябрьгә кадәр ЮХИДИ тарафыннан 31 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар тоткарланган.
Бу чорда куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр саны 7 булган. Ә менә балалар утыргычы кулланмаучылар – 4әү. Шулай ук 4 вак юл һәлакәте дә теркәлгән. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучылар, теркәлү номеры булмаган хәлдә, документларсыз һәм глушителе яраксыз булу нәтиҗәсендә тирә-якны яңгыратып йөргән 2шәр кеше җавапка тартылган. Ә тиешле нормативтан зуррак тавышлы булган транспортны юлга чыгарган өчен 1 административ җаваплылык теркәлгән. Моннан тыш, техник күзәтүсез йөргән һәм йөртүче хокукы булмаган хәлдә руль артына утырган берәр кеше тоткарланган. Моннан тыш, тукталыш кагыйдәләрен бозып, һәлакәт тудырган һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче бер кешегә дә административ протокол төзелгән. Иң кызганычы, исерек килеш руль артына утыручылар кимеми. Узган бер атнада алкоголь кулланган килеш транспорт йөрткән 2 йөртүче җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев