Әтнә юлларында кагыйдә бозу очраклары арткан
2026 елның алты ае эчендә республикада 1540 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 161 кеше һәлак булган, 1867 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
«Иң күп теркәлүче юл-транспорт фаҗигаләренең төрләре: каршы як юл полосасына чыгу, һава шартлары начар булу сәбәпле юлдан төшеп китү һәм җәяүлеләрне бәрдерү»,– диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Безнең район юлларында эшләр ничек тора? Агымдагы елның алты аенда нинди кагыйдәләр күбрәк бозылган? Юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән шул хакта сөйләшәбез.
– Республикада ел башыннан каршы як полосага чыгу белән бәйле 98 һәлакәттә 49 кеше үлде, 156 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Мисал өчен, Сарман районында 4 июньдә “Лада” автомобилен йөртүче рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгып, “Toyota” автомобиленә бәрелә. Ахыры аяныч тәмамлана: “Лада” автомобилен йөртүче һәм аның алгы урындыктагы пассажиры, шулай ук “Toyota” автомобилендәге 8 яшьлек пассажир һәлакәт урынында вафат булалар. Республика юлларында мондый аяныч юл һәлакәтләре турында гел язып торалар. Әмма аларның саны гына кимеми. Безнең район юлларына килгәндә 2026 елның алты аенда барысы 704 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда саннар куандырмый. Кагыйдә бозу очраклары 120гә артыграк. Шулай ук кагыйдә бозуларның 35 очрагы – каршы як полосага чыгучылар. 14 машина йөртүче исерек килеш техника белән идарә иткән өчен юл иминлеге инспекторлары тарафыннан тоткарландылар.
Моннан тыш, алты ай эчендә 50 юл һәлакәте теркәлде. Әлеге һәлакәтләрдә техникаларга матди зыян килде. Бары тик бер юл-транспорт һәлакәтендә 1 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган ел район юлларында 5 юл транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
–Юл һәлакәтләренең сәбәбе – күп очракта каршы як полосага чыгу дидегез. Әлеге кагыйдәне бозган очракта нинди җаваплылык каралган?
– Кагыйдәне бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф салына яки транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 4 айдан 6 айга кадәрге вакытка мәхрүм ителә. Кагыйдә бозу икенче мәртәбә теркәлсә, таныклык инде 1 ел вакытка чикләнә. Таныклыкны кире алу өчен кабаттан имтихан тапшырырга туры киләчәк.
– Районда иң күп кагыйдә бозу очраклары нинди?
– 704 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагында 91 протокол машина тәрәзәсендәге тонировканың тиешле дәрәҗәдә булмаганы өчен төзелде. Моннан тыш, 9 кеше машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган, 25 кеше вакытында штрафын түләмәгән өчен җавапка тартылды.
Кагыйдә бозучылар арасында җәяүлеләр дә бар. 18 җәяүлегә юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен протоколлар төзелде.
– 14 машина йөртүче исерек килеш техника белән идарә иткәндә тоткарланган. Кызганыч, аларның саны да кимеми.
– Шунысын әйтергә кирәк, транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә итү кагыйдәне тупас бозу санала. Исерек йөртүчеләр катнашында республика юлларында 63 һәлакәттә 19 кеше үлде, 88 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Руль артындагы исерек кеше ул үзенең дә һәм башкаларның да гомеренә куркыныч тудыра. Искәртеп узасы килә, транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланып идарә иткән өчен 45 мең сум штраф салына, таныклык 1,5 елдан 2 ел вакытка алына. Кабат эләккән очракта 2 елдан 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы да яный. Гаепленең транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин.
– Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында самокат, питбайк ише техникаларда йөрүчеләр саны да артты. Күпләрне борчыган әлеге мәсьәләгә дә тукталап китсәгез иде.
– Татарстанда ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы 206 юл һәлакәтендә 6 бала үлгән, 221е имгәнгән. Соңгы биш елда республика юлларында 69 бала үлде. Бу коры саннар гына түгел, һәр сан артында гаилә фаҗигасе, ата-ананың чиксез хәсрәте, чынга ашмаган хыяллар тора. Балалар җәйге каникулда велосипедларда, самокатларда теләсә-кайда йөриләр. Ата-аналар мондый иркенлеккә юл куймасыннар, балаларына кагыйдәләрне гел өйрәтеп-искәртеп торсыннар иде. Автомобильдә барганда кечкенә балалар махсус урындыкта йөртелергә, иминлек каешлары эләктерелгән булырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, 5 мең сум штраф салына. Район юлларына килгәндә, 4 уналты яшькә кадәр бала юл йөрү кагыйдәсен бозганнары өчен инспекторлар тарафыннан тоткарландылар. Болар электр самокатларда йөрүчеләр. Моннан тыш, унсигез яше тулмаган ике яшүсмер питбайк белән идарә иткәндә тоткарланды.
– Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Бу чорда әти-әниләргә бигрәк тә нык игътибарлы булырга кирәк.
– Чыннан да, җәйге чорда балаларның имгәнү куркынычы, шул исәптән юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрү очраклары да арта. Моңа балаларның әти-әни игътибарыннан читтә калуы да тәэсир итә. Быел республикада балалар катнашында 206 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 6 бала һәлак булды, 221 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган ел җәйге чорда гына да Татарстанда 16 баланың гомере өзелгән! Быел бер ай эчендә – ике, ел башыннан 6 бала һәлак булган. 6 баланың бишесе автомобильдә пассажир булган, берсе питбайк йөрткән. Искәртеп узасы килә, балаларны автомобильдә махсус креслода гына йөртергә кирәк. Икенче борчыган мәсьәлә – әти-әниләр үзләре балаларына транспорт алып биреп, аларны куркыныч астына куя. Мототранспортта махсус мәйданчыкларда гына йөрергә кирәк, ә балалар юлларда йөри.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Бүгенге көндә республика, шул ук вакытта район юлларында иминлекне тәэмин итү өчен барысы да эшләнә. Юл билгеләре әледән-әле яңартылып тора. Юллар торышы яхшы. Әмма юллар яхшырган саен машина йөртүчеләр дә тизлекне ныграк арттыра. Тик, автомобиленең егәрлеген сыныйм дип, машина йөртүчеләр язмыш белән көч сынашуын һәм иң кадерлесе, бернинди акчаларга сатып алып булмый торган – үзенең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куюларын онытмасыннар иде..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев