Әтнә районы мәктәпләрендә юл иминлеге хезмәткәрләре белән очраштылар
17 февральдән 21 февральгә кадәр Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «Батырлык атнасы» дип исемләнгән чаралар уза.
17-21 февральгә кадәр Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан «Батырлык атнасы» дип исемләнгән чаралар уза.
Әлеге атналык барышында районның Эчке эшләр бүлеге район юл иминлеге хезмәткәрләре төрле чаралар үткәрәләр.
Батырлыкның мәгънәсен төшендерү, аны үз хезмәтләре белән күрсәтү максатыннан юл иминлеге инспекторлары Күәм, Түбән Көек, Күлле Киме мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булдылар.
Аларга ватанпәрвәрлек турында, үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр. Укучылар һәм балаларның кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев