Әтнәдә 28 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешын такмау сәбәпле тоткарланган
Юл йөрү кагыйдәләренә җитди карыйк!
Узган атнада 28 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешын такмау сәбәпле административ җаваплылыкка тартылган.
Районыбыз автоинспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиевтан алган мәгълүматларга караганда, бу тенденция инде күптән дәвам итеп, соңгы арада андыйлар саны тагын да артты.
Узган саннарда ук бу турыда язган идек инде. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешына “төкереп караучы”лар саны тагын да ишәйгән.
Аз гына уйланыгыз инде – куркынычсызлык каешы такмавыгыз сезгә – йөртүчеләргә генә тәэсир итеп калмый. Моның тискәре нәтиҗәсе сезнең пассажирларга да кагыла. Интернет мәгълүматларына караганда, моның өчен дә җаваплылык арттылырга мөмкин икән.
Шушы ук чорда 2 транспорт йөртүче балаларны махсус утыргычсыз йөрткән.
Бу транспорт йөртүчеләрнең үз-үзенә булган артык зур ышанычы белән бәйледер инде. Әмма чит кеше тормышы, аеруча баланыкы өчен җаваплылык дигән төшенчә барлыгын да онытмасак иде.
Башка төр юл кагыйдәләрен бозуга килсәк, 1 транспорт каршы як хәрәкәт полосасына чыгу аркасында тоткарланган.
Югыйсә, үзегез дә беләсез бит, җәмәгать – бик күп юл-транспорт һәлакәтләре алдагы транспорт чыганагын узарга чыгучылар аркасында теркәлә. Күбесе бу маневрны тиеш булмаган урында ясый. Кайвакыт, нәтиҗәсе бик аяныч тәмамлана шул.
Моннан тыш шушы бер атнада 2 кеше “права”сыз хәлдә руль артына утырган. Юл-транспорт һәлакәтләре, еш кына, әнә шундыйлар аркасында килеп чыга. “Права”ны алганнар икән, димәк бер дә юкка түгел. Димәк, җитди сәбәбе бар. Моны белә торып транспорт чыганагын шундыйларга ышанып тапшыручыларны кем дип атарга бу очракта?! Бу көннәрдә теркәлгән 2 юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе дә шулар дип әйтеп булмый үзе.
Әмма безнеке кебек кечкенә район өчен бер атнада 2 ДТП теркәлү аз түгел.
Моннан тыш, җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәтендә актив катнашуын онытмыйк. Узган атнада юлны тиеш булмаган җирдә аркылы чыккан 3 җәяүле тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев